Суыксулылар тәҗрибә уртаклаштылар

2024 елның 26 апреле, җомга

Түбән Суык­Су авылының «Ак каен» балалар бакчасында мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре өчен укыту семинары узды. Семинар «Уңышка адымнар: «Кечкенә йолдызчыклар» конкурсына әзерлек серләре» дип атала иде. «Ак каен» бакчасында тәрбияләнүчеләр ел саен иҗади конкурсларда призлы урыннар ала, алар үзләрен сәхнәдә ышанычлы тоталар, дулкынлану аларга хас түгел. Семинарда эш тәҗрибәсе белән бакчаның музыка җитәкчесе Гөлмирә Хәйретдинова уртаклашты. Теоретик материаллар балалар бакчасы сабыйлары башкаруында иҗади номерлар белән баетылды. Очрашуга район мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева йомгак ясады, ул “Ак каен” коллективының иҗади конкурсларга әзерлек буенча максатчан эшен билгеләп үтте, укыту семинарының мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International