Бруцеллез – куркыныч авыру

2024 елның 26 апреле, җомга

Бруцеллез (шул исәптән бәрәннәрнең инфекцион эпидидимиты) хайваннарда хроник дәвамлылыкта уза торган инфекцион авыру, ул ана дуңгызларда үле яки яшәүгә сәләтсез бала тууы, орхит, эпидидимит, артрит һәм бурсит белән характерлана. Авыруның симптомсыз үтүе булырга мөмкин. Авыруны китереп чыгаручы инфекция тышкы мохит факторларына чыдам, сөттә 10 көнгә кадәр, майда 35 көнгә кадәр, инфекцияле мәетләрнең эчке органнарында, сөякләрендә, мускулларында һәм лимфа төеннәрендә 120 көнгә кадәр саклана. Бруцеллез вакытында инкубация чоры 2 атнадан 4 атнага кадәр, сарыкларның инфекцион эпидидимиты булганда 3 атнадан 17 атнага кадәр (119 көн) сузыла. Барысына да билгеле булганча, 2023 елда Татарстан Республикасында 2 эре мөгезле терлекнең бруцеллез белән авыруы ачыкланган: Яңа Чишмә районында Скоков Николай Александровичның фермер хуҗалыгында, Әтнә районында, “Тукай” исемендәге хуҗалыкта. 2024 елның 10 февралендә Кайбыч районының 3 фермер хуҗалыгында һәм «Пукачев» КФХсында, 23 мартта Татарстан Республикасы Зеленодольск районының “Гариев» КФХсында биоматериалны лаборатор тикшергәндә эре мөгезле терлек бруцеллезы вируслары булуы ачыкланды. Эпизоотиягә каршы чаралар районыбызда 1 февральдә башланды. Эпизоотик иминлекне саклау максатыннан, эре мөгезле терлекнең каны 6 айдан, бәрәннәр дә 6 айданн тикшерелә. Мөселманнарның төп бәйрәме Корбан бәйрәменә вакыт аз калып бара. Шуңа бәйле рәвештә Тукай муниципаль районының ветеринария хезмәте, аеруча куркыныч авыруларны кисәтү максатыннан, район халкын малларны чалу вакытында барлык ветеринария-санитария таләпләрен үтәргә чакыра. Корбан чалу өчен суелырга тиешле барлык хайваннар: – Идентификацияләнергә (колак тамгасы) һәм гомуми көтүдән аерылырга, Себер чиренә каршы вакцинацияләнергә, бруцеллезга тикшерелергә тиеш. Шуның нигезендә Тукай муниципаль районының ветеринария хезмәте инструкцияләргә ярашлы рәвештә сатылган терлекләр өчен җаваплы булачак. Хөрмәтле авыл җирлекләре башлыклары, Сез авыл җирлеге территориясенә вак мөгезле терлек һәм башка авыл хуҗалыгы хайваннарын кертү турында мәгълүмат алганда, бу хакта «Тукай РГВО»ДБУ ветеринария б елгечләр енә кичекмәстән хәбәр итүегезне сорыйбыз. Сорауларыгыз булса, сез район ветеринарларына яки турыдантуры «Тукай РГВО» ДБУ-сына 46- 80-42 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International