Бездә шатлыклы вакыйга: мобилизацияләнгән Айдар Сәйфуллинның улы туды!

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Балага Әмир дип исем кушканнар. Хәзерге вакытта Айдар госпитальдә. Яшь әнине һәм баланы әти-әниләре, якыннары һәм туганнары каршы алды. Гаиләне котларга шулай ук Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Рәвис Дусадбеков һәм Тукай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина да килгән иде. Гаиләгә район һәм республика исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International