Тирән буразналар яткан- якты йөзләр!

2013 елның 4 октябре, җомга

1 октябрь көнне Борды, Бордыбаш авылларында  Өлкәннәр көне уңаеннан  бик зур чара үтте.. Бәйршмне  Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова ачып җибәрде,җылы эчтәлекле тәбрикләү сүзе җиткерде.    Аның“Сезнең чал чәчләрегездә, тирән буразналар яткан якты йөзләрегездә күпме тормыш тәҗрибәсе, бәхет серләре, акыл тупланган”-дигән сүзләрендә күпмн мәгүнә сыйган. Котлау сүзләре белән  районның ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина чыгыш ясады һәм илле-алтмыш ел бергә гомер иткән юбиляр парларны зурлады, һәркайсына котлау хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм кунакларын “Тукай азык-төлек корпорациясе” хуҗалыгы җитәкчесе Мөсәнниф Ханов, Борды мәктәбе директоры Валерий Утяшов котлады, аларга мәктәп укучылары һәм укытучылары да кушылды . Бәйрәм  чәй өстәле артында барды,килгән һәркемгә күчтәнәч җыелмалары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International