Чистай шәһәрендә «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестивальконкурсының зона этабы узды. Анда Тукай районыннан «Яшьлек» хореография ансамбле катнашты. Ансамбленең конкурс чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде. «Без бергә» Республика фестивальконкурсы ел саен бер сәхнәдә бөтен республикадан йөзләгән талантлы балаларны җыя. Фестиваль Татарстан Республикасы мәктәпләрендә балалар һәм яшүсмерләрнең сәнгатьэстетик иҗатын үстерүгә һәм аларның иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.