Җиңү бәйрәме алдыннан Тукай районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров тыл хезмәтчәннәре Назил Мугинов һәм Маһир Мәрдәнов, шулай ук Иске Абдул авылында яшәүче Сәгъдәт Гыйләҗетдиновның хәлен белеште. Ул аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, республика һәм район җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырды.