Иске Җирекле авылында интернационалист сугышчыларга һәм локаль сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга мемориал ачылды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Иске Җирекле авылында интернационалист сугышчыларга һәм локаль сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга мемориал ачу тантанасы булды.

Тантаналы чарада Тукай районы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев, Мәләкәс авыл җирлеге халкы, сугышчы интернационалистлар, Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнары катнашты.

  "Хәтер ташы" Әфганстанда, Чечня, Сирия, махсус хәрби операциядә булган солдатларыбызга багышлана. Биредә солдатларның исемнәре язылмый, ул үзе бер символ булып тора"- диде Юрий Васильев, авыл җирлеге башлыгы.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International