Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстан халкына майдан сентябрьгә кадәр күп санлы гаилә чаралары тәкъдим ителде. Быел Татарстан «Зур гаилә ял көннәре» бөтенроссия проектын уздыруга актив кушылачак. Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова матбугат конференциясендә хәбәр итте. Проект Россиядә Гаилә елына багышланган һәм мәдәни һәм спорт чараларында бергәләп катнашу аша гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.