Электр скутерында йөрү кагыйдәләре: нәрсә өчен штраф алырга мөмкин

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Шәһәрдә тизлекне 25 км/сәг һәм аннан да күбрәккә яки торак, ишегалды яки велосипед зоналарында 20 км/сәг һәм аннан да күбрәккә арттырган өчен 800 сум күләмендә штраф каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсенең 2 өлеше).

Җәяүлеләр кичүе буенча шәхси мобильлек чараларында йөргән өчен шулай ук 800 сум күләмендә штраф каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.39 статьясының 2 өлеше).

Әгәр сез  шәхси мобильлек чараларында икәү яки өчәү утырып йөрергә карар итсәгез, һәркайсына 800 сум күләмендә штраф та биреләчәк (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсенең 2 өлеше).

Әгәр сез башка транспорт чараларына комачаулыйсыз икән, 1000 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.30 маддәсенең 1 өлеше).

Фото: ачык чыганаклардан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International