Бүген Тукай районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров һәм Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин "Автострой" компаниясе белән Нефтебаза бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты. "Безнең ишегалды" программасы кысаларында Үзәк урамда 1 нче һәм 2 нче йортлар ишегалдында балалар мәйданчыклары һәм тротуарлар урнаштырачаклар.