Татарстан бистәсендә яшьләр үзәгендә капиталь ремонт бара. Район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров подрядчы оешма вәкилләре белән очрашты һәм капиталь ремонтның барышы белән танышты. Хәзерге вакытта стеналарны әзерләү эшләре төгәлләнгән, идәнгә плитәләр җәелгән һәм тәрәзәләр алыштырылган.