2023 елда Круглое Поле бистәсендә капиталь ремонтның беренче этабы үткәрелә. Проектны финанслау Россия тимер юллары белән берлектә дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында гамәлгә ашырылды. Эшләр барышында тәрәзәләр алыштырылды, шулай ук бинаның фасады ремонтланды һәм җылытылды. 2024 елда ремонт эшләренең икенче этабы башланды, подрядчы булып "ГазСтройСервис" компаниясе чыгыш ясады. Район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров һәм Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин мәктәптә булдылар һәм подрядчы оешма вәкилләре белән очраштылар. Бүгенге көндә биредә эчке эшләр бара.
.jpg)