15 майда Чаллы шәһәрендә узган "Мәктәп футбол лигасы" республика турнирының зона этабы нәтиҗәләре билгеле. Безнең районнан Түбән Суыксу мәктәбе (егетләр) һәм Теләнче-Тамак мәктәбе (кызлар) командалары катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча: Түбән Суыксу мәктәбе егетләре - 3 нче, (җитәкчеләре - Фәйзуллин Н.Н., Зайцев В.В.). Тлянче-Тамак мәктәбеннән кызлар командасы 2 урынны яулады (җитәкчеләре - Фәхриев А.А., Закиров Р.Н.). Командалар Алабуга, Мамадыш, Әгерҗе һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән егетләр белән ярыштылар.