"Алга" спорт залында социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында яшь гаиләләр арасында "Минем спорт гаиләсе" исеме астында спорт ярышлары узды. Тантаналы ачылышта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев катнашучыларны сәламләде һәм барысына да уңышлар теләде. Катнашучылар 8 төрле ярышлар узды. Шулай ук гаиләләр ГТО нормативларын үтәделәр. Ярыш йомгаклары буенча Калмия авыл җирлегеннән Хәсәновлар гаиләсе 1 нче урынны яулады. 2 урын - Түбән Суык авыл җирлегеннән Хасимовлар гаиләсе; 3 урын - Шилшәбәхуҗа авыл җирлегеннән Бәдретдиновлар гаиләсе.