“Агач утырту көне“ дип аталган республика акциясе кысаларында 3400 төп агач утыртылды.

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

“Агач утырту көне“ дип аталган республика акциясе кысаларында безнең районда да 3400 төп агач утыртылды. Бу әһәмиятле чара бүген Круглое Поле, Бәтке, Новотроицкое, Түбән Суыксу һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә үтте. Әлеге эшкә 250ләп кеше җәлеп ителде. Агач утыртырга авылларның бюджет хезмәткәрләре, торак-милекчелек ширкәтләрендә эшләүчеләр, мәктәп укучылары чыкты. Теләнче-Тамак авыл мәдәният йорты ишегелдында агач утырту оештырылды. Авыл җирлеге буенча барлык оешмалар диярлек катнаштылар. Урта мәктәптән 8 класс укучылары авылны яшелләндерү буенча үзләреннән өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International