Район эчке эшләр бүлегенең элеккеге башлыклары Николай Березин һәм Роберт Муллахмәтов Өлкәннәр көнендә ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин чакыруы буенча очрашуга бардылар. Шул ук көнне һәр елдагыча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар советы белән берлектә, эчке эшләр бүлеге ветераннарының яшәү урыннарына чыктылар һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе урынбасары Гөлнәзирә Харисова.(Якты юл)