Бу юлы алар өчен «Чал чәчләр – горурлык билгесе» исемле тематик к онцерт

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

1 октябрьдә кнәзлеләр Өлкәннәр көнен бәйрәм итте. Әлеге чарага алар мәдәният йортына җыелды. Һәр ел саен ветераннарга яңа программа әзерләргә тырышалар биредә. Бу юлы алар өчен «Чал чәчләр – горурлык билгесе» исемле тематик концерт оештырылган.Мәдәният йортына халык искиткеч күп җыелган иде. Клуб хезмәткәрләре әби-бабайларны кайнар чәй һәм коймак белән каршы алып торды. Чараны Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачып җибәрде. Аннан соң чыгыш ясаган җирлекнең ветераннар советы рәисе Александр Волков, мәктәп директоры Люция Сәлаховалар өлкәннәргә яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешләрен керткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр. «Лебедушка» балалар бакчасы нәниләре шаян бию башкарды. Сәхнәгә 76 яшьлек хезмәт ветераны Кирам Мингалиев чыгып, бии башлагач, бөтен кеше җанланып киткәндәй булды. Кирам абыйга барча халык гөрләтеп кул чапты. Өлкәннәрне котлап, шулай ук яңа гына оешкан «Айбагыр» ансамбле һәм «Русский звон», «Наз» фольклор коллективлары чыгыш ясады. Чыршылы авылының мулласы – 87 яшьлек Әхмәтгали Галәлетдинов үз шигырьләрен укыды.Гомумән, бу көнне Кнәз мәдәният йортында җыр-бию тынып тормады. «Шәйхерезадә» шәрык бию студиясе кызлары (җитәкчеләре Снежана Пескова) матур да, сихри дә бию башкарды. Әзербәйҗан биюе белән Җәйрән Мамедова сокландырды.Концерт тәмамлану белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы, «Кама-Бекон» җәмгыяте, «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчеләре өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International