Кош гриппы янаса

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Тукай районында кош гриппына каршы тору буенча өйрәнүләр узды. Чарада район ветеринария берләшмәсе, үзәк район дәваханәсе, эчке эшләр бүлеге, «Россельхознадзор», МЧС һәм биологик ресурслар буенча комитет хезмәткәрләре җәлеп ителде. Эш барышын гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, «Чаллы-бройлер» hәм «Камский бекон» ҖЧҖләренең ветеринар табиблары күзәтте.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International