Районда менераль ашламалар туплау дәвам итә. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 15007 тонна күләмендә һәм 6939 тонна аерым матдәләр составында ашламалар әзерләнгән. Бу чәчелгән культураларның 1 гектарына 96,3 килограмм туры килә дигән сүз. Күп хуҗалыкларга ашламаларның тагын кайтасы бар, дип хәбәр итә Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе.