Районда барлыгы 37200 гектар басуларда чәчү эшләре башкарылган. Шуларның 2060 гектары борчак, арпаны 11,4 мең гектар җиргә чәчкәннәр, солы 477 гектарга, шикәр чөгендерен 3597 гектарда, көнбагышны 1346 гектарга утыртканнар. Шулай ук хуҗалык кырларында чүп үләннәренә, төрле авыруларга каршы эшкәртү эшләрен башлап җибәрделәр.