Тукай районының XII "Өченче буын" Спартакиадасы узды. Сәламләү сүзе белән районның социаль фонды җитәкчесе Раил Тимербаев һәм ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вазеева чыгыш ясады. Спартакиада регламенты белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев таныштырды. 23 майда пенсионерлар "Акчарлак" бассейнында йөзүдә ярыштылар. 24 майда Яңа бистәдә җиңел атлетика, өстәл теннисы, ату һәм дартс буенча ярышлар узды. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз!