Су керү сезоны ачылу белән фаҗигалар саны арта. Мәсәлән узган ел гына су объектларында 107 фаҗига теркәлгән: 82 кеше батып үлгән, аларның 8е - балалар, 68 кеше коткарылган. Агымдагы елда республикада су объектларында 12 кеше батып үлгән, шул исәптән 2 бала.
Гадәттә мондый күңелсез хәлләр су коену өчен яраксыз урыннарда була. Актаныш районында махсус җиһазландырылган, бар таләпләргә дә туры килгән су коену урыны әлегә юк. Шулай ук, су буенда саклык чараларына битараф калу да яхшылыкка илтми.
Районның балигъ булмаганнар белән белән эшләү комиссиясе 1 июньнән 30 июньгә кадәр Татарстанда су объектларында куркынычсызлык айлыгы игълан ителүе хакында хәбәр итә. Су буенда ял иткәндә балаларны караучысыз калдырмасагыз иде. Җәйге ялларны исән-имин, күңелле итеп уздырыгыз.