Тукай районында каникуллар вакытында көндез 18 мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшләячәк

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Тукай районында каникуллар вакытында көндез 18 мәктәп яны сәламәтләндерү лагере оештырылган, аларда 780 укучы ял итә алачак. Шулай ук 60 укучы өчен 3 хезмәт һәм ял лагере ачылды. 27 майдан Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 30 бала өчен "Чемпион" палаткалы хәрби-спорт лагере эшли. 17 июньнән Яңа бистә мәктәбендә "Робинзон" лагере эшли башлый. "Балкыш" балаларны савыктыру лагеренда 1 июньнән башлап һәрберсе 18 көн саен 4 профильле смена оештыру планлаштырыла. Гомумән алганда, җәйге каникуллар чорында балаларның ялына һәм сәламәтлегенә 360 путевка биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International