“Күңелләребез яшь“ дип аталган музыкаль лирик кичә

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

“Өлкәннәр декадасы кысаларында “Татарстан“ совхозы поселогында “Шәфкать“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кнәз авыл җирлеге ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Өлкәннәрне котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Ханова килгәннәр иде.“Күңелләребез яшь“ дип аталган музыкаль лирик кичәгә әби-бабайлар күңелләенә бик хуш килде,алар  концерт тыңладылар, чәй өстәле артында сыйландылар, гәпләштеләр, хатирәләрен яңарттылар. Шушындый матур бәйрәм оештыручыларга барлык өлкәннәр исеменнән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков газета аша олы рәхмәтен белдерә.(Якты юл газетасы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International