Әлфия Когогина: остазларга гарантияләр һәм өстәмә түләүләр закон нигезендә беркетеләчәк

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Россия Президенты Владимир Путин остазлык гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә хезмәткәрләрне матди стимуллаштыру мөмкинлеген күздә тоткан хезмәт законнарына үзгәрешләр кертергә кушты. Бу институтны үстерү буенча системалы эшне оештыру өчен, Хезмәт кодексында үз бурычларыннан тыш, тәҗрибәсезрәк коллегаларына тизрәк яраклашырга һәм һөнәрне үзләштерергә ярдәм итүче хезмәткәрләргә тиешле гарантияләр беркетелергә тиеш. Бу җитештерү үсеше  өчен мөһим. Предприятиеләрнең 60% остазлык ярдәмендә аларның бизнесы уңышлы үсеш ала, 35% оешмалар остазлык программаларына инвестицияләр кертергә әзер дип билгели.

Закон проекты белән остаз функцияләрен үтәүче хезмәткәрләрнең хезмәтен көйләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелә.

Мәсәлән, остаз функцияләрен үтәүне өстәмә эшкә кертү күздә тотыла, аны үтәү өчен өстәмә түләү билгеләнә. Эш бирүчегә мондый функцияләрнең исемлеген һәм аларны башкару вакытын хезмәткәрнең язма ризалыгы белән билгеләү беркетелә.

Укытучы функцияләрен үтәгән өчен өстәмә түләүләр федераль законнар, РФ субъектлары законнары белән расланган гарантияләрне исәпкә алып башкарылачак Билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм норматив-хокукый җайга салу функцияләрен башкаручы федераль башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актлары , җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары, социаль партнерлык актлары, ә алар булмаганда – локаль норматив актлар белән башкарыла

Федераль закон 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International