Тукай районында суд приставлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Пәнҗешәмбе, 2024 елның 13 июнендә, Тукай районы прокуроры Руслан Галиев, Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Тукай район бүлеге өлкән суд приставы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татьяна Мирзоева һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова суд приставлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк.  Кабул итү Тукай районы хакимияте бинасында узачак: Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46.  Вакыт - 10:00 дән 12:00 гә кадәр.  ☎️ Алдан язылу өчен 8-8552-71-31-33 телефонына шалтыратыгыз. 0007).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International