«Сабантуй 2024»

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш фонды татар милли бәйрәме - «Сабантуй 2024» бәйрәмен уздыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәткән барлык катнашучыларга һәм хәйриячеләргә ихлас рәхмәтен белдерә. Бу бәйрәм халыкның бердәмлеген, дуслыгын, хезмәтнең бөеклеген символлаштыра. Гадәттәгечә бу чараны уздыруда «КАМАЗ» ГАҖ катнашты. Акционер җәмгыяте тарафыннан 400 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Хәйриячеләр күрсәткән финанс ярдәме тантананы югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирде. Сабан туе онытылмаслык, күңелгә ятышлы һәм матур тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International