Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге кануннарның үтәлешен тикшерде. Казан шәһәренең Вахитов районында Куйбышев сусаклагычының яр полосасы чикләрендә 800 кв. метрдан артык мәйданлы 5 класслы куркыныч калдыкларны санкцияләнмәгән чүплек урнашкан. Закон бозуларны бетерү максатларында табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән. Суд карары белән прокурор таләпләре канәгатьләндерелгән. «Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» МКУында чүплекне бетерү бурычы йөкләнгән. Суд карары үтәлде. Сусаклагычның яр буе полосасы калдыклардан чистартылган.