Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2024елның 13 июнендә 12 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен “Бердәм ачык ишекләр көне” оештыра. Н.Чаллы территориаль бүлеге белгечләре Идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә консультация уздырачак: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 кат (8552) 32-06-07, 32-05-99 телефоннары буенча алдан язылу булачак.