Бүген район хакимияте бинасында социаль хезмәткәрләрне котладылар. Район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева бәйрәм уңаеннан тантаналы чарада катнаштылар. Рөстәм Закиров социаль хезмәткәрләрне котлады һәм Дамир Нигъмәтҗановка намуслы хезмәте өчен Тукай районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. "Шәфкать" социаль хезмәткәрләренә Чулпан Фазылҗанова һәм Нурания Хәлимова.Шулай ук Алсу һәм Айгөл Бакировлар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләренә - Фәния Зәйнуллина, Зөбәрҗәт Кәримова, Альбина Миңнегулова һәм Миләүшә Хаҗиеваның Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатын Рәсимә Закировага һәм Илүзә Мингалимовага тапшырды.