«Балкыш» лагеренда эш визиты белән Татарстан Республикасы Раиса ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов булды. Ул лагерь эше белән танышты һәм балалар белән аралашты. Шулай ук "Алдынгылар хәрәкәте" җирле бүлекчәсе активистларына һәм отряд командирлары конкурсында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.