Бүген,9 октябрь көнне Тукай муниципаль районы Советының егерме дүртенче утырышы булды.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: - Тукай муниципаль район Советының 2012 елның 27 декабрендә кабул ителгән «Тукай муниципаль районы территориясен планлаштыру схемасын раслау турында»гы 18/7 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
-Тукай муниципаль район Советының 2012 елның 27 декабрендә кабул ителгән 18/2 санлы карары белән расланган 2013-2017 елларга Тукай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге программасына үзгәрешләр кертү турында;
- Тукай муниципаль район Советының 2011 елның 30 ноябрендә кабул ителгән 8/5 санлы карары белән расланган 2011-2015 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә экологик иминлекне тәэмин итү программасына үзгәрешләр кертү турында.
-Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш фондын оештыру турында;
-2014 елга, 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына физик затларның кеременә салымнан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына норматив нигезендә аерым бүленгән суммалар белән бюджетны тигезләүгә дотацияләрне алыштыруны килешү турында;
Утырышта Эмиль Фарит улы Хайрутдинов –Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Миннегалиев Роберта Хамит улының ярдәмчесе , район прокуроры урынбасары, районның Палата председателләре , Совет һәм Башкарма комитет башлыклары,аларның ярдәмчеләре,оешма җитәкчеләре һ.б. катнашты