Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

2024 елның 14 июне, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2024 елның 15 июне  11.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

15 июнь көндез Татарстан территориясендә 15-20 м/с тизлектәге кыска вакытлы җилләр,л окаль рәвештә 23 м/с, яшенле яңгырлар, аерым районнарда боз явуы көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Бинаның эчендә булырга, аннан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны олылар карамагында калдыру мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән әвәләп ясаган декор элементлары тудыра ала. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябырга, балконнардан тышка чыгарга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Боз яуганда:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм машинагыздан якынча 30 метр ераклыкта  кичерегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар да мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм  көтәргә кирәк. Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш. Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык күрсәтергә тиеш. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Архивтан алынган Фото.

Һәркайсы бәла-каза очрагында сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International