Районйон хакимиятенең киңәшмәләр залында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан, районыбызның яшь гражданнарына – 26 яшүсмергә беренче рәсми документлары тапшырылды.
Тантананы район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова ачып җибәрде һәм мәртәбәле кунаклар белән таныштырды. Чарада «Патриот» спорт-патриотик һәм яшүсмерләрне армия хезмәтенә әзерләү республика үзәгенең методик бүлеге җитәкчесе Айсинә Фәйзетдинова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, район миграция хезмәте башлыгы Любовь Колчерина, район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев катнашты.
Алсу Арслангалиевна паспорт барлыкка килүнең тарихы турында сөйләде. Аннары Рәсим Вәсимович белән Айсинә Рөстәмовна паспортларны тапшыруга керештеләр. Үсмерләргә «Патриот» үзәге махсус әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Бу көнне Анастасия Волкова (Шилнәбаш), Илсинә Кәлимуллина (Мусабай-Завод), Денис Белоусов, Нәзир Ишмакаев (Иске Дөреш), Денис Буханов, Виктория Савдирякова (Мәләкәс), Руслан Артемьев (Җәйләү), Анна Андреева (Иске Җирекле), Ислам Авзалов, Руслан Веретенников, Рөстәм Сәфиуллин (Татарстан), Гөлназ Абдулвәлиева, Илүзә Шәмсиева (Сосновый Бор), Айназ Гыймаҗетдинов, Руслан Тарасов (Октябрь Бүләк), Айгөл Мөнәвирова, Айгөл Хәертдинова (Мерәс), Евгения Стяжкина (Калмаш), Елизавета Семенова, Татьяна Титинечко, Павел Аракелов (Суровка), Лилия Солтанова (Яңа Бүләк), Рузилә Вәлиева (Кызыл Байрак), Тимерхан Галиев, Григорий Суханаев (Борды), Аделина Пасмуроваларга (Бәтке) паспортлар тапшырылды.
Тантанада үсмерләргә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының лаеклы гражданнары булырга, бу исемгә тап төшермичә, намус белән яшәргә фатыйха бирделәр.