Калмия мәдәният йортына өлкәннәр көнен «Калмиям – туган оям» җыры белән ветераннар хоры ачып җибәрде. Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов та өлкәннәргә җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде, Ветераннар советы рәисе Назыйф Кәшбелов өлкәннәргә саулык-сәламәтлек, куанычлы имин көннәр теләде., «Күгәрчен» балалар бакчасы нәниләренең чыгышы бер кешене дә битараф калдырмады.
Кичәдә 80 яше тулган – Муллаян Шәйхиевны, Рәфис Харисовны, Фәнүр Мәүҗиевны, Әхмәтхан Вәлиуллинны, Мәрзия Камалетдиноваларны, 70 яшьлек – Назыйф Кәшбеловны, Галимҗан Имамиевны, Гөлсем Фәрхетдиноваларны һәм 90 яшен билгеләп үткән Могалинур Фәрхетдинов белән Хәтимә Мәүләвиеваларны зурладылар Мәктәп укучылары исә кечкенә генә концерт куйдылар.
Өлкәннәребез мул табын артында концерт карый-карый тәмләп чәй эчте. Өстәлдәге нигъмәтләрне әзерләүдә КФХ җитәкчесе Газинур Вилдановка зур рәхмәт әйтелде һәм ветераннарга күчтәнәчләр тапшырылды. Бу очрашудан өлкәннәребез бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар. Шундый кичә Малтабар һәм Кырныш авылларында да узды, дип хәбәр итте хезмәт ветераны Гөлбостан Кәшбелова(“Якты юл” газетасы битләреннән)