"Наркотикларсыз яшәү"-дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрь  көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә   "Наркотикларсыз яшәү"- дигән темага  түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте.Бу чарада  прокурор  ярдәмчесе  Яхин Р.Х.,   социаль  яклау бүлеге җитәкчесе  Шафикова Г.Х., врач - психиатр-нарколог     Мусин И.Н.,һ.б. кешеләр катнашты.  Бу эшлекле сөйләшүдә наркотикларга булган ихтияҗны киметү Һәм бу өлкәдә җинаятьчелекнең оешкан формаларын юкка чыгару турында фикерләштеләр, районда күп төрле профилактик һәм оператив –эзләнү  чаралары үткәрелгәне , аерым игьтибар уку оешмаларына бирелгәне, аларда тематик лекцияләр, ачык дәресләр һәм очрашулар үткәрүләр турында әйтелде. Утырышта балигъ яшенә җитмәгән балаларга кагылган күпкырлы мәсьәләләре дә каралды.Әммә эшне  тагында җанландыруга әһәмият итәргә, бүлекләр  арасында бердәм эш алымнарын күбрәк кулланырга,аерым очракта һәр кемгә индивидуаль якын килү очракларында куздән югалтмаска –дигән тәгъдимнәр  кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International