9200дән артык татарстанлы ел башыннан исәпләнгән пенсия тупланмалары акчаларын алды

2024 елның 5 июле, җомга

Ел башыннан пенсия тупланмалары акчаларын Татарстанда яшәүче 9278 кеше алды. 9229 кеше өчен түләү берьюлы башкарылса, 49 кеше айлык түләүләр рәсмиләштерде.

55 яшькә җиткән хатын-кызлар, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, шулай ук вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү каралган гражданнар пенсия тупланмалары хисабына түләүләр билгеләү хокукына ия.

Пенсия тупланмаларының берничә төр түләве бар. Бер сумма белән бер тапкыр түләү; граждан үзе билгеләгән ашыгыч пенсия түләве (ул 10 елдан кимрәк вакыт өчен түләнелә алмый); һәм ай саен исәпләнелгән билгеле бер күләмдә түләнә торган тупланма пенсия.

Әгәр тупланма тулаем Рәсәй буенча пенсионерның яшәү минимумы күләме кадәр яки аның 10% тан кимрәк өлешен тәшкил итә икән, июль аеннан пенсия тупланмалары бер сумма белән бер тапкыр түләнәчәк. Агымдагы елда ул 13290 сум.

Рәсәй социаль фондының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тупланма пенсия 1953–1966 елгы эшләүче ир-атлар һәм 1957–1966 елгы хатын-кызларда (алар өчен эш бирүче 2002 елдан 2004 елга кадәр иминият акчалары күчергән); шулай ук 1967 елда я аннан соң туган эшләүче гражданнарга формалашкан. Алар өчен эш бирүче 2002 елдан 2014 елга кадәр иминият акчалары күчергән.

«Пенсия тупланмаларын алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәктә яки Рәсәй социаль фондының төбәк бүлекчәсе клиентлар хезмәтендә тиешле гариза бирергә кирәк. Әгәр пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаша икән, түләүләр буенча да тиешле иминиятчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип ачыклады РФ социаль фондының ТР буенча бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International