Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров барлык райондашларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итә. 

Кадерле тукайлылар! Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрсен. Йортларыгызда, гаиләгездә өмет, ышаныч һәм мәхәббәт яшәсен. Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим.

Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - инсафлы балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт тәрбиясенең беренче сабакларын ала. 
Районыбызда үрнәк, матур гаиләләр күп. Бер-берсен хөрмәтләп 50, 60 ел яшәүче, үрнәк балалар үстергән парларга хөрмәтебез зур. Күп балалар үстерүче, язмыш тарафыннан сыналган сабыйларга әти-әни назы бүләк итүче гаиләләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәм белән сезне. 

Фото: ачык чыганаклардан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International