"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләделәр

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров һәм Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин Мансуровлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" мактаулы медален тапшырдылар. Бурды авылыннан Григорий Сергеевич һәм Мария Михайловна 57 ел тату гомер итәләр. Сез барыбызга да үрнәк гаилә! Сезгә бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International