Айрат Хәбибуллин һәм Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Елена Арефьева районның берничә объектында булды

2024 елның 12 июле, җомга

Сәфәр барышында алар Борды авылында күпфатирлы йортка капиталь ремонт эшләренең барышы белән таныштылар һәм узган ел төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен карадылар. Круглое Поле бистәсендә алар "Безнең ишегалды" программасы буенча төзекләндерелә торган ишегалдында һәм шәхси котельняда булдылар. Соңрак Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары җирле үзидарә органнары вәкилләре, ресурслар белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмалар җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелгән объектларны карап тоту,  2024/2025 елгы ягулык сезонына әзерлек, 2024 елгы объектлар буенча капиталь ремонт үткәрү, шулай ук ТКХ ГИСта мәгълүмат урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International