«Супер әби – 2013» бәйгесе

2013 елның 11 октябре, җомга

  Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогында яңа гына ачылган мәдәният йортында «Супер әби – 2013» бәйгесе булды. 

«Супер әби» бәйгесе   катнашырга 8 әби теләк белдергән. Беренче бәйгедә исә аларга Бордыдан Вера Рамазанова ,Иштирәк авылыннан Зөбәрҗәт ,«Татарстан» совхозы поселогыннан Татьяна Кайнова , Мерәс авылыннан Фәридә Әшрафуллина ,Биклән авылында яшәүче Фәния Абдуллина, ,Биклән авылыннан Гөлнур Гыймадиева ,Теләнче Тамак авылыннан Гөлҗәннәт Арсланова. , Түбән Суыксу авылы әбисе – Әкълимә Саттарова. Бәйгедә  түбәндәге ярышлар булды: “Үзләре белән танышту, тормышлары, бүгенге халәтләре турында сөйләү”.  «Мин – әби һәм моның белән горурланам!» “Әбиләрне иҗади яктан да сынау”,«Әбиемнең серле сандыгы», «Яшьлегем биюләре».  

 Безнең әбиләр барлык бәйгеләрне дә җиңел үттеләр,бирешмәделәр,яшьләр кызыгырлык,тәҗрибә алырлык алар башкарган алымнар.

 Район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова «Супер әби – 2013» бәйгесе җиңүчесе итеп Биклән авылыннан килгән Фәния Абдуллинага котлау сүзләре җиткерде. Моннан тыш, һәрбер әби номинацияләр буенча бүләкләнде, аларга күчтәнәчләр тапшырылды. 

 

 Тулы язманы “Якты юл” газетасы битләреннән укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International