Табыннарыбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл эшчәннәре

2013 елның 11 октябре, җомга

Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм- авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый. «Сез авыл хуҗалыгы  предприятиеләре  эшчәннәренең  тырыш, тынгысыз хезмәте белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла. Соңгы еллардагы корылык игенчеләр һәм терлекчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шөкер, райондашларыбыз сынатмады, бергәләп тырышып эшләп, булган уңышны җыеп алдык һәм амбарларга салдык. Яшелчә үстерүдә дә уңышларыбыз бар. Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар тырышлыгы да мактауга лаек. Табыннарыбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл эшчәннәре! Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм зур производстволарда   җитештерелә торган  продукцияне барыбыз да көн саен көтеп ала. Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын! Һәрбарчагызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, хәерле гомер телим-диелә аның котлавында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International