Круглое Поле поселогының мәдәният йортында «Супер бабай – 2013» бәйгесе үтте. Бу бәйге районыбызда беренче тапкыр гына үткәрелә.
Конкурста барлыгы 4 бабай катнашты. Бикләннән Рәшит Тимергалин , Иштирәк авылыннан Илдус Закиров , «Татарстан» совхозы поселогыннан Наил Шәймиев , Круглое Поле поселогыннан Валерий Широков. Бабайлар түбәндәге ярышларда катнаштылар:«Бабай булуым белән горурланып яшим» ,«Ярабыз, кисәбез, чокыйбыз – көндәлек тормышны матурлыйбыз» ,«Оныкларым – минем таяныч һәм терәк»,«Яшьлегем биюләре».