Районда узган күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм "Татарстан Республикасы капиталь төзелеш баш идарәсе" оешмасы вәкиле Рушан Шәйдуллин берничә объектта булдылар.
Киңәшмә барышында алар Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән "Безнең ишегалды" программасы гамәлгә ашырыла торган ишегалларын һәм күпкатлы йортларда капиталь ремонтлау барышын карадылар.
Айрат Хәбибуллин подряд оешмаларына программаны гамәлгә ашыру сроклары буенча төгәл күрсәтмәләр бирде.
.jpg)