"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында Кувады ФАПы фельдшеры Миләүшә Фәрдиева авыл халкы өчен кызыклы чара үткәрде

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында Кувады ФАПы фельдшеры Миләүшә Фәрдиева авыл халкы өчен дару үләннәрен җыюга, киптерүгә һәм саклауга багышланган кызыклы чара үткәрде.  Очрашу барышында халык медицинасы сөючеләр тузганак, кычыткан, юл таягы, әрекмән, мелисса кебек үсемлекләрнең файдалы үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Шифалы үзенчәлекләрен югалтмасын өчен җыелган үләннәрне дөрес киптерергә һәм сакларга кирәк.  Дару үләннәрен җыйганда сак булыгыз.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International