Татарстан Республикасы территориясендә көчле яңгырлар турында шторм кисәтүе.
Якындагы 1-3 сәгать эчендә, төн ахырына кадәр һәм 22 июль көненең беренче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 12 сәгатьтән артык булмаган чорда 50 мм күләмендә һәм аннан да күбрәк койма яңгыр, 1 сәгатьтә һәм аннан да азрак вакыт эчендә 30 мм күләмендә һәм аннан да күбрәк көчле яңгыр көтелә.
Көчле яңгыр вакытында нишләргә:
мөмкин булганча өйдә яки ышыкта калырга тырышыгыз;
зонт, плащ, резина итек кебек индивидуаль саклану чараларын кулланыгыз;
хәрәкәт иткәндә игътибарлы булыгыз, алдагы юлны игътибар белән карап барыгыз;
әгәр яңгыр вакытында сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, юл кырыена чыгып, яңгырның бераз явып үткәнен көтегез.;
реклама щитлары һәм ныклап беркетелмәгән конструкцияләр янында булмагыз.
Яшен тиз уза торган, көчле һәм гаять куркыныч атмосфера күренешләренә керә. Аны булдырмый калу мөмкин түгел. Кешегә яшен сугу очракларын булдырмау өчен, конкрет шартларга карап, куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен һәм таләпләрен белергә һәм үтәргә кирәк.
Бәла - каза очрагында сез, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны"- 8 (843) 288-46-96.