Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин Калмаш мәктәбендә булды, ашханә блогында барган ремонт белән танышты.
Ашханәне капиталь ремонтлау «Җиһазлар сатып алып, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау» республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Объектны 1 августка кадәр тапшыру планлаштырыла.
Башкарма комитет җитәкчесе "Бәрәкәт" подряд оешмасы вәкилләре, Калмаш мәктәбе җитәкчелеге белән очрашты һәм эш барышын карады.