Татарстан Росреестры Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты һәм башка ведомстволар белән берлектә гомуми мәйданы 98,5 гектар булган туризмны үстерү өчен 18 җир кишәрлеген ачыклады. Туристлык потенциалы булган җир кишәрлекләренең күпчелеге республиканың Лаеш районында урнашкан: монда шундый 15 җир кишәрлеге ачылган. Бер участок буенча Арча, Мамадыш, Алабуга районнарында ачыкланган, өстәвенә 2,5 га мәйданлы соңгы кишәрлектә «Алабуга шәһәрлеге» тарихи-археологик комплексы янәшәсендә урнашкан. Ачыкланган 18 җир кишәрлегенең 7,3 гектар мәйданлы 5 участогы туристик әйләнешкә кертелгән (арендага алынган), барысы да - "Кама диңгезе" туристлык җәлеп итү үзәге булган Лаеш районында.
«Татарстанда актив эш дәвам итә, ул «Туризм өчен җир» программасын гамәлгә ашыру кысаларында ирекле җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү максатын куя. Республиканың югары туристлык потенциалы 98,5 гектар мәйданда яңа җир участокларын ачыкларга мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.