Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм республика вәкиле Эдуард Вафин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау сүзләре җиткерде. Сабантуй - ул Төмән халкын берләштерүче яраткан бәйрәм. Тукай районы бу искиткеч шәһәрдә күп еллар Сабантуй уздыра һәм Төмән халкы бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Бу бәйрәм барысын да берләштерә!