Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин Круглое Поле бистәсендәге мәктәптә булды һәм подрядчы оешма вәкилләре белән очрашты. Мәктәптә капиталь ремонт дәвам итә. 2023 елда тәмамланган беренче этапта тәрәзәләрне алыштырганнар һәм фасадны җылытканнар. Хәзер, план буенча, бина эчендә коммуникацияләрне алыштыралар, плитәләр җәяләр, стеналарны әзерлиләр.